Буа районы баш табибы Рөстәм Сәмәрханов чит илдән кайтучыларга кемгә “больничный” бирелү, ә кем карантинда калырга тиешлеге турында сөйләде
Аның сүзләренә караганда, Россиядә короновирусны профилактикалау максатында чит илдән кайтучы гражданнар карантин режимы кертелде.
Куркыныч чир баш күтәргән Кытай, Көньяк Корея, Иран, Италия, Испания, Германия, Франция, Америка (хәлгә карап бу илләр саны үзгәрергә дә мөмкин) илләреннән кайтучыларга ике атна “больничный”да булачаклар. Социаль страховкалау фонды боерыгы буенча бернинди авыру билгеләре булмаганда да “больничный” биреләчәк. Башка илләрдән кайтучылар өй шартларында карантинда калырга тиешләр. Эш бирүче хезмәткәрне карантин вакыты бетмичә коллективка кертмәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев