Буа районы җитәкчесе фермерлар белән очрашты (+фото)
Район житэкчесе Ранис Камәртдинов һәм авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов Түбән Наратбаш авыл жирлеге территориясенә кергэн Зур Кырлаңгы авылы фермерлары белән аралаштылар.
Шуларның берсе – Илнур Гайнетдинов. Аның фермасында 29 баш сыер асрала
Шулай ук сарык үрчетү белән дә шөгыльләнә, тиздән яңа абзар төзергә планлаштыралар. Чираттагы фермер Айрат Мусин да дәүләттән грант отып, үз эшен башлап жибэргэн. Ул симертү очен бозаулар алган, маллар асрала торган бинаны ремонтлаган. Өстәвенә әле 220 гектар пай җирләрен арендага алып, малларга азыгын да үзе әзерли, трактор ургычы бар.
Илнур һәм Илшат Фәхретдиновлар фермер хужалыгы карамагында 313 гектар чәчү жире, техникалары бар, алар чәчүгә дип әзерләнеп куелган. Фермерлар быел чәчәр өчен элиталы орлыклар да алганнар.
Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов фермерларны дәүләтнең программаларында актив катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев