Буа районы Вольнистан авылының Калинин урамында урам утлары май аеннан бирле янмый
Калинин урамында яшәүчеләр үзе кабынып-сүнүче утларның рәхәтен озак күрә алмадык, узган елның май аеннан бирле лампочкалар кабынмый дип редакциягә хәбәр иттеләр һәм безгә кем булыша алыр икән диләр.
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов белдерүенчә, баганадагы утларны ремонтлап, карап тору аның җаваплылыгына керми. Җирлек бары тик кулланылган электр энергиясе өчен генә түләргә тиеш. Бу эшне 2014 елда республика программасы нигезендә Казанның “Средневолжскэлектросетьстрой” предприятиесе башкарган булган. Предприятиенең Буадагы пункты җитәкчесе Роберт Шагалиев әйтүенчә, авыллардагы урам утларын ремонтлау шулай ук алар карамагында түгел. Әлеге эшне авыл җирлеге җитәкчелеге “Средневолжскэлектросетьстрой” ның Казандагы баш предприятиесенә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк. Яктырткычлар берничә ел гарантиядә булу мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев