Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Лира Кошелевага Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тренажер бүләк итте (+фото)

25 май көнне Буада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов гражданнарны кабул итү үткәрделәр. Кабул итүгә кергән Тутай авылыннан күп балалы әни Лира Кошелева алардан гаиләгә кабул ителгән 6 яшьлек авыру баласына дәвалаучы тренажер...

25 май көнне Буада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов гражданнарны кабул итү үткәрделәр. Кабул итүгә кергән Тутай авылыннан күп балалы әни Лира Кошелева алардан гаиләгә кабул ителгән 6 яшьлек авыру баласына дәвалаучы тренажер сораган иде. Республика тикшерүчеләре вәгъдә иткән бүләк озак көттермәде - 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Лира Кошелевага Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөгыйнов, аның өлкән ярдәмчесе Рияз Камалиев тренажерны өенә барып тапшырдылар. Әни дә, балалар да бик шатланды. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев