Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының сан алучылары юлда (+фото)

Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы дәвам итә. Бүгенге көнгә эш тиешленең 55 проценттан күбрәгендә башкарылган. Яшел Үзән (Буа) шәһә-рендә дәүләт статистика бүлеге баш белгече Марс Дәүләтшин әйтүенчә, кам-пания оешкан төстә, план буенча бара. 28 сан алучы көн саен үз маршрутлары буенча чыгалар. Көненә уртача 3 процент тирәсе хуҗалыкны са-ныйлар....

Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы дәвам итә. Бүгенге көнгә эш тиешленең 55 проценттан күбрәгендә башкарылган.

Яшел Үзән (Буа) шәһә-рендә дәүләт статистика бүлеге баш белгече Марс Дәүләтшин әйтүенчә, кам-пания оешкан төстә, план буенча бара. 28 сан алучы көн саен үз маршрутлары буенча чыгалар. Көненә уртача 3 процент тирәсе хуҗалыкны са-ныйлар. Халык та бу процедурага җаваплы карый. Сан алучыларны кире боручылар, йортта яшәүчеләр исәбенә, җир-гә, асралучы терлекләргә, кош-кортка, бакчадагы күпьеллык утыртмаларга, җиләк-җимеш агачла-рына, яшелчәләргә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә кагылышлы сорауларны җавапсыз калдыручылар юк.

Килдураз авыл җирлегендә сан алуның барышы белән шәхсән таныштык. Без килгәндә махсус экипировкалар - ялтыраучы сызыклар белән зәңгәр төстәге сигнал жилет, кояштан саклаучы козырек кигән, махсус портфель тоткан сан алучы Гөлнара Мәхмүтованың чираты Килдураз авылында яшәүче Фәридә һәм Наил Галиевларга җиткән иде. Ул капканы шакып, хуҗаларны чакырды һәм килүенең максатын җиткерде. Ирле-хатынлы Галиевлар икесе дә аның каршына утырып, сорауларга җавапларны җиткерә тордылар. Гөлнара, бернинди кәгазь-язулар таләп итмичә, җавапларны планшетка кертә барды. Моңа 10-15 минут вакыт китте.

- Анда исем-фамилияләр юк, бары кодлар гына. Мәгълүмат тулысынча конфиденциаль. Һәр биш көн саен планшетларны инструкторларга илтеп бирәбез, алар гомумиләштерелгән мәгълүматларны Казанга җибәрәләр, - ди ул. Гөлнара инде без барган көнне үз участогында эшен 80 процентка төгәлләгән иде. Аңа 1 июльдән старт алган һәм 15 августка кадәр дәвам итүче әлеге кампания барышында 8 авылда 400ләп хуҗалыкны санарга кирәк.

- Авыл җирлеге биргән маршрут кәгазе буенча йөрибез. Анда күрсәтелгән һәр йортта булырга кирәк. Мәсәлән, Үгез Куагы авылында ике хуҗалык исәпләнә. Алар буш. Әмма барыбер анда барып, кеше яшәмәвенә инанып, билгеләп куйдым - шулай тиешле. Яшәүчеләре булганнарында да бернинди пробле-малар юк. Шушы җирлектә яшәгәч, Килдураз мәдәният йортында сән-гать җитәкчесе булып эшләгәч, ба-рысы да таныйлар. Кунак кебек каршы алалар. Сан алуга бернинди каршылыклары юк. Өлкән яшьтәгеләр "әллә кайдан күреп алдык, киемең нәкъ телевизордан күрсәткәнчә икән" диләр. Өйдә туры килмәгәннәргә язу калдырам, шалтыратып хәбәрләшәм һәм сөйләшенгән вакытка киләм, - ди 2010 елда халык сан алуында да сан алучы булган Гөлнара. Монысында, мәгълүматларны планшетка керткәнгә, җиңелрәк булуын әйтә. Саналучы Галиевларның да әлеге кампаниягә карата фикерләрен сораштык.

- Бу бик кирәкле чара. Хөкүмәт авыл халкының ничек яшәвен аның үз авызыннан ишетергә тиеш. Шуннан чыгып авыл хуҗалыгы тармагының үсеше реаль бәяләнәчәк, җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен программалар төзеләчәк. Ә авылда бер дигән итеп яшәп була. Бары тик эшләргә, тырышырга гына кирәк, - ди егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булуын тормышы мисалында раслаучы Наил абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев