Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото)
Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, коткаручылар көн саен көймәдә 31 километрда – ир-ат баткан урыннан ГЭСка арада – яр буйларын карыйлар, шулай ук махсус җайланма белән елга төбеннән дә эзлиләр. Ике көн дәвамында Казаннан килгән водолазлар да эзләү эшләре алып барганнар. Әмма нәтиҗәсез.
Коткаручылар балыкчыларны, елга буена ял итәргә баручыларны су янында сак булырга, балаларны караучысыз калдырмаска чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев