Буа районында халык дәррәү күтәрелеп авыл зиратын ремонтлады (+фото)
Атабай-Әнкәбә авылы халкы быел җәй буе зират ремонтлау эше белән мәшгуль булды.
Әлеге изге эшне башлап йөрүчеләр биредә туып-үскән Вәһип һәм Хәлид Кәлимуллиннар булды. Соңгысы арткы якның коймаларын алыштырып, тимер капка ясатты. Тагын ике якка яңа тимер рәшәткәләр халык җыйган акчага тотылды. Бәррәттән Кизләр чишмәсен чистарттылар, зират өстен җыештырдылар, шул исәптән күп еллардан бирле караучысыз калган каберләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Тагын бер-ике атнадан алар барлык эшләрне тәмамларга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев