Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының “Авангард” агрофирмасында чәчүгә чыктыларр (+фото)

“Маяк” бүлекчәсендә 157 гектарлы мәйданда арпа чәч башладылар.

Кайбыч авылының аксакалы, хезмәт ветераны Хөҗҗәт Гыйниятуллин азан әйтеп, теләкләрен җиткергәннән соң механизатор Наил Гыймадов буразналарга беренче бөртекләрне төшерде. Иртәгә “Новый путь” бүлекчәсендә язгы бодай, “Үзәк”тә борчак чәчәргә керешәчәкләр. Агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүенчә, язгы чәчү 21 мең гектардан күбрәк мәйданда үткәреләчәк. Бөртекле культураларны чәчүне ун көн, шикәр чөгендерен 8-9 көн эчендә җир куенына салырга планлаштыралар. Моның өчен бөтен шартлар бар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, иртәгә тагын берничә хуҗалык чәчүгә чыгачак. Район буенча бу эшне 65 мең гектарда башкару бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев