Буа районының Иске Суыксу авылында янгында кеше үлде (+ фото)
Бүген төнлә – 00 сәгать 53 минутта 111 номерлы Буа янгын сагы-коткару частена Иске Суыксу авылында ферма януы турында хәбәр итәләр.
Ут ферма территориясендәге каравылчы йортына элә. Анда башта “Студенец” ДПОсы, аннан янгын часте, “Күшке” аерым посты янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бу вакытта 8х5 мерт үлчәмле, өлешчә кирпеч белән тышланган агай йорт барлык мәйданы буйлап ачык ут белән яна торган була. Ут күрше биналарга янамый. Янгынны күрүче анда кеше калу ихтималын әйтә. 1973 елгы ир-атның гәүдәсен 2 сәгать 52 минутта табып алалар. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренчә, янгынның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев