Буа районының Яңа Тинчәле авылында карлыган үсентеләрен гадәти булмаган утырткыч белән утырталар (ВИДЕО)
Бу хакта Инстаграмдагы official_buinsk аккаунты хәбәр итә.
Анда язылганча, быел Шәвәлиева крестьян-фермер хуҗалыгында 20 гектарда карлыгын утырту эшен җиңелләштергәннәр. Трактор артына таккан махсус тагылмада ике ир кеше утырып бара, алар әйләнеп торучы җайланмага карлыган үсентеләре тыгып баралар. Шул рәвешле буразнадагы карлыганнарның рәт аралары тигез бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев