Буа редакциясеннән кәстрүлләр җыелмасы шәһәрдәге мәктәп укытучысына чыкты, ә “Йолдызкай” бакчасыннан өч кеше бүләк кереп алды (фото)
Район газетасы редакциясе быелның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатты.
Бүген иртән үк бәхетле квитанция хуҗалары бүләкләрен килеп алдылар. Кәстрүлләр җыелмасы М. Вахитов исемендәге гимназиядә озак еллар татар теле һәм әдәбияты булып эшләүче Мәсхүдә Юнысовага насыйп булды. Ул “Байрак” газетасын дистә еллар дәвамында укуын әйтә.
-“Районка”га язылмауны күз алдына да китерә алмыйм. Район вакыйгалары, кеше язмышлары, кыска хәбәрләр, күп нәрсәне шуннан беләм. Бернинди электрон массакүләм мәгълүмат чаралары да басма нәшриятны алмаштыра алмас, дип уйлыйм. Бүләк откач икеләтә күңелле икән, барыгызга да рәхмәт, - диде ул бүләген алып киткәндә.
“Йолдызкай” балалар бакчасыннан берьюлы өч кеше бүләккә ия булды. Миләүшә Җиһаншинага электр чәйнеге, Оксана Плотниковага термопат, Лилия Ибәтуллинага болгарка чыкты. Өчесе дә берьюлы редакциягә килеп, альтернатива рәсмиләштереп киткәннәр иде алар. Һәр җомгада редакциягә үзәк почтадан газеталарны алып кайтып, басмаларны таратучы хезмәткәребез Сиринә Гайниева “Йолдызка” балалар бакчасына кертеп тапшыра.
-Сез алдан белгән кебек, яңа квартирага бүләк ясадыгыз. Алла бирсә озакламый яңа торакка күчергә җыенабыз. Бик зур рәхмәт. “Районка”ны бик яратып укыйм. “Язмышым юлы” дигән язмалар аеруча ошый. Сез бик кирәкле миссия башкарасыз,- ди дүрт бала әнисе Оксана Плотникова. Миләүшә Җиһаншина кечкенәдән әти-әниләре янында “Байрак” укып үстем ди. Ул да район хәбәрләрен газетадан укып белүе күпкә рәхәтрәк, ди.
Бүләкләр откан барлык укучыларыбызны да редакциядә көтеп калабыз. Бүләк отучыларның исемлеген https://buinsk-tat.ru/ сайтыннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев