Буа редакциясендә “Татмедиа” басмаларын иң күп укучыга бүләк тапшырылды (+фото)
Әминә апа Миңнуллина безнең районда "Татмедиа" җәмгыяте карамагындагы басмаларны иң күп укучыларның берсе. Киләсе ярыеллыкка өч басмадан күбрәк подписка рәсмиләштереп, күптән түгел кызыксындыру призына лаек булды. Бүген коллегабызны редакциягә чакырып, бүләген тапшырдык. Әминә апа үзе үк "Байрак" газетасы "казанында" кайнаган кеше. Ул 40 елдан күбрәк редакциядә корреспондент булып эшләде. Елның-елында...
Әминә апа Миңнуллина безнең районда "Татмедиа" җәмгыяте карамагындагы басмаларны иң күп укучыларның берсе. Киләсе ярыеллыкка өч басмадан күбрәк подписка рәсмиләштереп, күптән түгел кызыксындыру призына лаек булды. Бүген коллегабызны редакциягә чакырып, бүләген тапшырдык.
Әминә апа үзе үк "Байрак" газетасы "казанында" кайнаган кеше. Ул 40 елдан күбрәк редакциядә корреспондент булып эшләде. Елның-елында үзе язган газетаның тугры укучысы да булып калды. Әминә апа гомумән, өенә басмалар күп алдыра.
-Киләсе яртыеллыкка өемә тагын "Безнең мирас", "Гаилә һәм мәктәп", "Шәхри Казан", "Байрак" , "Ватаным Татарстан" киләчәк- ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев