Буа рекордчысы: Николай Казаков – дүрт фән олимпиадасы призеры
Ул Алших мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Быел чуаш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы, география, тарих, куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре фәннәре буенча бөтенроссия олимпиадаларының региональ этаплары призеры булган.
Мондый сынауларда ул сигезенче сыйныфтан катнашып һәм ел саен нигездә әлеге предметлардан һәм геологиядән республикада иң белемлеләрнең берсе булуын раслап килә. Егеткә төгәл фәннәр дә җиңел бирелә.
– Хәтерем дә яхшы. Укытучыларыбыз да белемне әйбәт бирә. Быелгы олимпиадаларга әзерләгән Светлана Мукасевага, Гөлчәчәк Гафуровага, Владимир Емельяновка, Владимир Петровка рәхмәтлемен, – ди Николай. Ул беренче сыйныфтан алып бары “бишле”гә генә укый. Төрле конкурс-бәйгеләрдә дә катнаша. Спортта, аеруча волейболда көчле. Актив юнармияче дә ул.
Имтиханнарны информатикадан һәм профильле математикадан тапшырып, программалаучы булырга, югары белемне Казан дәүләт университетында алырга тели.
– Монысы барып чыкмаса, запас вариант география белән бәйле, – ди ул. Соңгы ике елда бердәнбер сыйныфташы, якын дусты, шулай ук техник юнәлешне сайлаучы Егор Григорьев белән бер-берсенә ярдәмләшеп укыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев