Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа Сабан туенда кайсы ат абсолют беренче килде?

Беренче заезд кече яшьтәге юртаклар арасында узды. Наил Хәлиловның шәхси аты Чингизханга, Илсур Галимҗанов фермер хуҗалыгының Экспрессына 1600 метр араны йөгереп үтәргә 2 минуттан күбрәк вакыт кирәк булды. Соңгысы финишка беренче булып килде. Исхаков Илсурның Красавчик айгыры һәм дәүләт конюшнясының Александрия биясе арасында ярыш киеренке барды - нәтиҗәдә бия көндәшеннән...

Беренче заезд кече яшьтәге юртаклар арасында узды. Наил Хәлиловның шәхси аты Чингизханга, Илсур Галимҗанов фермер хуҗалыгының Экспрессына 1600 метр араны йөгереп үтәргә 2 минуттан күбрәк вакыт кирәк булды. Соңгысы финишка беренче булып килде. Исхаков Илсурның Красавчик айгыры һәм дәүләт конюшнясының Александрия биясе арасында ярыш киеренке барды - нәтиҗәдә бия көндәшеннән 2 секундка алданрак килде. Калган заездларда да тәҗрибәле юртаклар катнашты. Өченчесендә Илсур Галимҗановның үзе иярләгән Легионер айгыры Александр Пыркин иярләгән Храбрый (Алексей Кубайкинныкы) айгырына оттырды. Дүртенчесендә дәүләт конюшнясы атлары - Водопад кушаматлы айгыр Майя исемле бияне күпкә артта калдырып, беренче булып килде. Юртаклар арасында соңгы бишенче заезд Алексей Кубайкин фермер хуҗалыгындагы атларга бирелде .

Аннан ярсып йөгерекләр стартка чыкты. Монда жокее Станислав Макаров булган Меридиан айгырына тиңнәр булмады. Быел юртаклар арасында финал заезды уздырылмады, җиңүчене иң аз вакыт эчендә финишка килүчеләр арасыннан билгеләделәр. Шулай итеп быелгы район Сабан туеның абсолют җиңүчесе - Алексей Кубайкинның Акцент айгыры булды. Хуҗага 10 мең сум акча бирелде. Калган призлы урыннар алучылар да акчалата бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев