Буа Сабан туеның баш батырлары билгеле
Буа Сабан туеның баш батырлары билгеле
"Буа-Алан"да шушы минутларда милли көрәш ярышы төгәлләнде. Олылар арасында сигезенче тапкыр баш батыр булып Иске Тинчәле авылыннан булган Марат Миначев калды. Яшьләр арасында исә яңа исем - 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә көрәшкән Буа егете Рәсим Шакиров. Узган ел ул абсолют батырга көрәштә өченче булган иде.
- Җиңүне максат итеп куеп, бер ел ныклап әзерләндем, - ди ул. Яшьләр арасында икенчене Кямран Ахмедов, өченчене Реналь Идрисов алды. Барлык үлчәү категориясендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга муниципаль район башлыгы акчалата бүләкләр тапшырды. Баш батырларны, елдагыча, Ирек Фәттахов бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев