Буа Сабантуе: түбәтәйле Тукай, алмагач утырту йоласы, рус мунчасына себерке әзерләү һәм чуаш ишегалдында җиде ярмадан ботка
Буа Сабантуе: түбәтәйле Тукай, алмагач утырту йоласы, рус мунчасына себерке әзерләү һәм чуаш ишегалдында җиде ярмадан ботка
Бүген Буа Сабантуе традицион урынында, кунакларны Буа-Алан мәйданында иртәнге сәгатьләрдә үк каршы алды. Казань-Ульяновск трассасының бер ягында урнашкан тамаша мәйданды тагын да матуррак итеп ясалган иде. Халыкның кайберсе үзәк юлдан, кайберсе Карлы елгасының аръягында сәүдә нокталары аша бәйрәм үзәгенә атлады.
Буа районы җитәкчелеге белән кайткан кунаклар Яңа Тинчәле авылы Сабан туеннан соң бирегә ашыкты. Озакламый ерактан килгән кунаклар - Саха-Якутия һәм Алтай делегациясе дә килеп җитте. Буа Сабан туе кабатланмас үзенчәлеге белән быел да сокландырды - бәйрәмне, үзенең гореф-гадәтен, традициясен хөрмәт итеп кунаклар милли киемнәрдән һәм бизәкләрдән килделәр.
Район башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров һәм башка бик күп кунакларны Сабан туе "капкасы" янында милли ризыклар белән каршы алдылар. Ранис Рафисович барысын да Буа икмәгеннән һәм баллы язу-чәкчәктән авыз итәргә чакырды. Җырлы-биюле тамашадан соң кунаклар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар, "Дуслык" урамыннан уздылар, мәгариф коллективлары төрле күргәзмәләр, кул эшләре белән сокландырды. Татар өендә бүген барысын да түбәтәйле "Тукай" каршылады. Авыл хуҗалыгы оешма - предприятиеләре төзегән авыл ишегалды да бик зәвыклы итеп ясалган иде.
Алда - татар, рус, чуаш, әзербайҗан халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган ишегалларында кунаклар төрле мастер-классларга кушылды. Татар ишегалдында Ранис Рафисович белән бергә алмагач утырту йоласын яңарттылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Рус халкы ишегалдында да мастер-класслар кызыклы иде: рус мунчасына себерке бәйләп тә, "челтәрле" коймак пешереп тә карадылар. Ә чуаш ишегалдында борынгыдан килгән йола буенча уңышның мул булуын теләп, җиде төрле ярмадан ботка пешеп чыкты. Аңардан мөмкин кадәр күбрәк кеше авыз итәргә тиеш, мул уңышның сере дә шунда диделәр.
Милли киемнәр мәйданчыгы , Сабантуеның традицион уеннары, авыл җирлекләре әзерләгән бәйрәм мәйданчыклары - барысын да тамаша кылып, кунаклар үзәк мәйданга килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев