Буа Сабантуеның атлар ярышында төп приз - җиңүче кубогын «Архангел - Лок» кушаматлы чабышкы хуҗасы Ильсур Галимҗанов алды (фото)
Буа Сабантуеның атлар ярышында төп приз - җиңүче кубогын «Архангел - Лок» кушаматлы чабышкы хуҗасы Ильсур Галимҗанов алды (фото)
Сабан туена килгән кунаклар арасында нәкъ менә атларны гына карарга дип, атап килүчеләр дә бар иде. Алар түземсезлек белән бахбайларның стартка басуларын көтте. Быел беренче тапкыр атлар ярышын Буа ипподроммы понилары ачты.
Беренче булып тарантаста "Магия" кушаматлы бияне җиккән Илнур Галимҗанов килде. Икенче булып финишны Наталья Тюлебаева җиккән "Голубушка" кушаматлы бия үтте.
Икенче төркемдә 3 һәм 4 яшьлек чабышкылар узышты. Беренче булып финиш сызыгын Буа районы башлыгы Ранис Камәртдиновның "Тартюф" кушаматлы аты узды - тарантста Ильсур Галимҗанов. Икенче булып Марсель Камалов иярләгән "Принцесса Пампея ЗФ" кушаматлы чабышкы килде. Өченче - Павлов Владимирның "Капитан" кушаматлы айгыры булды.
Өченче төркемдә ат өстендә чабуылар узышты. Беренче Николай Макаровның Сергей Пыркин иярләгән "Дебат" кушаматлы айгыр килде. Икенче - Сергей Михайловның "Гаяр" кушаматлы аты. Өченче -" Информ"кушаматлы ат өстендә Борис Албутов. Хуҗасы - Раил Закиров.
Финал заездда кем иң беренче килер, дип көтте. Финишны беренче Ильсур Галимҗановның" Архангел - Лок" кушаматлы аты үтте. Икенче Азалия Галимҗанова аны килде. Тарантаста- Дилә Галимҗанова. Өченче "Бренд Тейлер ВП" кушаматлы чабышкы булды. Ул Илнур Янышев аты. Дүртенче - "Лексус" кушаматлы рысак. Хуҗасы - Минсур Тухфатуллов.
Ярышларның төп комментаторы һәм хөкем итүче Айрат Шәрәфетдинов белдерүенчә, быел Сабан туенда атлар белән ярышырга теләүчеләр узган елдагыга караганда күбрәк булган. 25 кеше бахбай стартка баскан, шуларның 10ысы Буа районыннан. Финалда катнашкан җиңүчеләр арасында 1 урынга 50 мең сум, икенче урынга - 30 мең сум, икенче урынга 20 мең сум, дүртенче урынга 10 мең сум акчалата бүләкләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев