Буа шәһәр суды ДНРдан килгән автомобильчегә карата хөкем карары чыгарды
Буа шәһәр прокуратурасы ДНРның Горловка авылыннан 40 яшьлек П.ның дәүләт автоинспекциясенең юл-партуль инспекторына акчалата ришвәт бирүдә гаепләде.
Быелның май аенда төнге сәгатьләрдә Буа районы территориясендә юл-патруль инспекторлары ДНРдан килгән автомобильне туктаткач, аның хуҗасы, штрафтан качарга теләп, инспекторларга 3 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Шулҗ рәвешле ул РФ Җинаять Кодексының 291маддәсенең 1 бүлегендә, 30 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять кылган. Суд, аның гаебен танып, дәүләт файдасына 5 мең штраф түләүгә хөкем итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев