Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәр суды “правасыз” йөртүче һәм дәүләт номерсыз мотоциклга идарә итүче эшенә нокта куйды

Буа шәһәр суды “правасыз” йөртүче һәм дәүләт номерсыз мотоциклга идарә итүче эшенә нокта куйды

 

Автомобиль йөртүгә хокукы булмаган “Лада Веста” йөртүчесе һәм мотоциклчы  катнашында юл-транспорт һәлакәте былтыр май аенда була. Сүз уңаеннан, мотоциклның дәүләт номерлары булмый. Җиңел автомобиль шәһәрнең Төзелеш урамыннан Төзелеш урамы һәм Р. Люксембург урамы киселешенә табан бара һәм  сулга - 5 номерлы йортка борыла башлый. Бу вакытта Төзелеш урамыннан Төзелеш урамы һәм Космовский урамы тыкрыгы юнәлешендә мотоцикл килә. Ике транспорт бәрелешә. Нәтиҗәдә мототранспорт йөртүченең сәламәтлегенә зур зыян килә.

2026 елның 4 маенда Буа шәһәр суды автомобиль йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды. Ул 1 елга сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.  Аңа 2 ел да 9 ай транспорт средствосына идарә итәргә дә рөхсә ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев