Буа шәһәрендә яшәүче Алсу Җәләлова булачак шөгылен төшкәндә күргән (+фото)
Әнә шулай аның эпоксид смоласыннан шамаилләр ясау тарихы башлана.
- Дога язулары баштан чыкмый иде. Хәтта Аллаһ Тәгалә үзе әмер биргәндәй. Буада мондый эш белән беркем шөгыльләнми. Интернеттан видео дәресләр карап өйрәндем, - ди ул.
Алсу кирәкле барлык материалларны интернет-магазиннан заказ бирә. Бу эпоксид сумаласы, махсус катыргыч, нигезен (каркас), буяулар һәм башкалар. Сумаланы койганнан соң һаваны тигез чыгару өчен ул төзелеш фены да алган. Бу әйберләр каркас өчен генә әле. Ә шамаилне шамаил итә торган дога язуларын, күбесенчә "Аятел Көрси"гә, "Фатыйха"га ул аерым заказ бирә. Еш кына алтынсу һәм көмешсу төсләрне сайлый.
Шулай итеп аның бер уртача зурлыктагы шамаилгә якынча 3 мең сум акча китә.
Аннары, аның сүзләренчә, иң "тәмле" өлеше башлана – ясау процессы. Башта ире Ирек Җәләлов аңа кунак бүлмәсендә махсус өстәл ясап биргән. Анда бераз эшләп алгач, алар остаханә арендалаганнар. Ләкин Алсуга өйдә уңайлы булганга, хәзер ул моны йорт янындагы беседкада эшли. Өй эшләрен бетергәч, монда килеп, күңеленә ял алып, шамаиллар ясый. Алсу безне бу катлаулы процесс белән дә таныштырды.
– Эпоксид сумаласы – бик нәзберек материал. Аның белән сак эш итәргә кирәк. Ул үтә күренмәле һәм тигез булып катсын өчен, зәркәнче төгәллеге таләп ителә. Ул тигез, бушлыкларсыз, күперчекләрсез һәм сызыкларсыз катырга тиеш. Хәтта бер бөртек тузан төшәргә ярамый, ул өслекне боза ала, - ди ул.
Моның өчен, һәр әйберне ясап бетергәч, ул остаханәдән әкрен генә артык хәрәкәтләр ясамый гына чыга һәм ишекне саклык белән яба.
Шулай итеп, дүрт елдан артык вакыт эчендә Алсу Залялова якынча 300 шамаил ясаган.
Аның иҗат эшләре барлык якыннарының өйләрендә бар. Күпләренә ул туган көн яки туй бүләге итеп биргән. Авторга бүләген ачкан вакытта кешеләрнең хис-кичерешләрен күрүе күңелле.
Киләчәктә Алсу тагын да кыюрак идеяләр уйлый. Ул эпоксид сумаласыннан өстәлләр ясарга хыяллана.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев