Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәрендә яшәүче Мәсгут Мозаффаров ел саен 8 Март бәйрәмендә хатынына шигырь язып бүләк итә

Ул инде илле елга якын 8 мартта аңа багышланган шигырьләрне бүләк итеп ала.

— Шигырьләремне зур открыткага язам. Бизәкләр өчен ел саен махсус фломастерлар да сатып алам. Сигезенче Март иртәсендә хисләремне чәчәк букетына «төреп» бүләк итәм, — ди ул. Фәүзия апа иренең «иҗат җимешен» шактый вакыт күренеп торган урында саклый, кайтып-кайтып укый. Ел саен яңасын көтеп тора. 

— Кайчан язасың, дип күптән сорады инде, — ди Мәсгут абый.

Яңа шигырен бәйрәмгә кадәр беркемгә дә укытмый ул. Ә менә алдан язылганнарындагы юллар белән газета укучыларны да таныштырырга рөхсәт итте. Алдан шунысын да әйтәсем килә, күңелендәге хисләрен Яз бәйрәме генә түгел, хатынының туган көне, икесенең парлы гомер даталарына атап та кәгазь битенә төшерә. Менә шулай ярты гасыр бергә яшәү дәверендә тупланган калын папка бүген тормыш китабы сыман. Ә һәр шигырьдә — тормышның бер этабы.

Кайсын гына алсаң да, алар Фәүзия апага мәхәббәт, ягымлы карашы, тәмле ашлары өчен рәхмәт хисләре, бер-берсе белән кавышканга, сөеп-сөелеп озын гомер юлы үткәнгә, балалар-оныклар сөйгәнгә шатлык белән сугарылган. Аның һәр шигыреннән ихласлык бөркелә. Әле берсен, әле икенчесен укып карадым да, 2013 елда язылганына тукталырга булдым.

Үзебез генә белгән юлдан
Ярты гасыр бергә атлыйбыз.
Сукмак буйлап үскән чәчәкләрдән
Мәхәббәтнең тәмен татыйбыз.
Йөрәгемнең бер читендә бүген 
Сиңа гына дигән серләр бар.
Колагыңа гына чишәрмен лә,
Юкса, җилләр ишетеп калырлар.
Без бит синең белән мәңгелеккә
Килгән кебек тормыш башладык.
Гомер үзе мизгел икәнлекне
Оныкларны сөйгәч аңладык.
Язлар белән бергә гаиләбезгә
Шатлык-куанычлар килсеннәр.
Балам балалары яныбызга 
Йөгерә-йөгерә кайтып йөрсеннәр. 
Яз бәйрәме белән сине котлап, 
Үземнең дә күңел яшәрә.
Ходай кушса, соңгы көнгә кадәр
Яшәрбез шәт бергә янәшә. 

Әлеге юллар янына 2019 елда язылганыннан да берничә куплет өстисем килә:

Сизелми дә үтә гомер,
Туктатып булмый аны.
Ике яшьне бергә кушсаң,
140 икән, җаный.
Кесәбез сай, үзебез бай.
Чөнки саулыгыбыз бар.
Ул гына азрак, дисәк,
Яныбызда — балалар.

Бу ике шигырь юллары гаиләнең бар тормышын үз эченә сыйдырган сыман. Берникадәр төгәллек кертеп, язылганнарга тагын икесенең дә Кайбыч авылында туып үсүен, 50 елга якын гомер кичереп, өч кыз тәрбияләп үстерүләрен, бүген алты оныкларына сөенүләрен өстисе килә.

Мәсгут абый шигырьләрне кечкенәдән яза. Беренчесе 6 сыйныфта укыганда Җиңү көне уңаеннан «Яшь ленинчы» газетасында басылган. Бүген дә төрле темаларга иҗат итә. Аларны да газетада бастырырга вәгъдә бирде.

Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев