Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәрендә иң иске биналарының берсе булган “купец йортын” cүтәләр

Буа шәһәрендә иң иске биналарының берсе булган “купец йортын” cүтәләр

Шәһәрнең К. Маркс урамында урнашкан ике катлы йортның өске катын сүтә башладылар. Аның беренче каты таштан, ә икенче каты бүрәнәдән. Җирле музейдан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге йорт мәдәни мирас булып тормый, бүгенге көндә аның шәхси хуҗалары бар. Ул Буаның IIнче гильдия сәүдәгәренеке булган, дигән фаразлар бар. Ул татар кешесе булырга мөмкин, чөнки шәһәрнең әлеге өлеше татар ягы булган. Элеккеләр биредә бер бай тегермән тарттырып, халыкка он саткан, дип тә сөйли торган булганнар. Күргәнегезчә, бинаның ишекләре, тәрәзә капкачлары да бик күптәнге, нык итеп тимердән ясалган.

Буалылар әлеге бинаның квартиралар булып торган вакытларны да хәтерлиләр.  90-нчы елларда беренче каты кибет булып торды.  Бүгенге көнгә кадәр бина буш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев