Буа шәһәренең шикәр заводы бистәсе микрорайонында яшәүче 88 яшьлек Әлфия Әнвәрова чиләк-чиләк помидор үстерә (фото, видео)
Әлфия Әнвәрова 60нчы елларда шикәр заводына эшкә урнашып, Комсомол урамындагы 30нчы йортта фатир алып яши башлаганны бирле кечкенә генә җир кишәрлегенең рәхәтен күрә.
Быел аңа 88 яшь тулуга карамастан, бакчасында ниләр генә юк. Ел саен орлыкны да үзе ясый. Кишер, суган, помидор, кыярларына карап сокланмый мөмкин түгел.
-Эш күп төп помидор утыртуда гына түгел, әзне дә тәрбияләп, вакытында артык ботакларын кисеп торырга кирәк. Бакчабыз юк, дип утырмыйбыз, барыбыз да кечкенә генә кишәрлекнең рәхәтен күрәбез, - ди ул.
Хәзер, Әлфия апа әлеге тирәдә яшәүче бик күп кешене помидор үстерергә өйрәткән. Быел үзе дә 70 яшен тутыручы йорт башлыгы Лариса Юманова да анардан өйрәнүен әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев