Буа шәһәрендә бүген маршрут автобуслары ни сәбәпле рейска чыкмады?
Бүген иртән шәһәрлеләр автобус тукталышларында сәгатьләр буе автобус көтте.
Тик җәмәгать транспорты бөтенләй күренмәде. Бу хәлгә таптырап, буалылар район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәр маршруты өчен җаваплы шәхси эшмәкәр Таһир Газизов әйтүенчә, бу хәл район ЮХИДИ бүлекчәсенең “Автобус” операциясе кысаларында килеп чыкты. Автобуслар штраф-стоянкага куелды. Шуңа бүген маршрутка автобус чыгара алмаганнар. Алдагы көннәрдә хәл ничек буласы әлегә билгесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев