Буа шәһәрендәге районара Пенсия фонды идарәсе пенсионерларга мошенникларның әлеге хәбәренә ышанмаска куша
Буа шәһәрендәге районара Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, республикада мошенникларның телефоннар аша ялган хәбәрләр ирештерү фактлары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы Пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум сум күләмендә түләү вәгъдә итә. Аны алу өчен 1 ноябрьгә кадәр ашыгыч рәвештә Пенсия фонды идарәсенә килергә куша.
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе пенсионерларга өстәмә түләү көтелмәвен, әлеге хәбәрләр мошенниклардан икәнен кисәтә. Аның белдерүенчә. Узган ел пенсионерларга пенсия тулы күләмдә индексацияләнгән, шуңа күрә өстәмә түләүләр башкаруга нигез юк.
Мошенникларның борчуы турында (843) 27-927-27 номеры буенча Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсенә хәбәр итәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев