Буа шикәр заводы 65 еллыгын билгеләп үтте
Юбилей кичәсе Буа театры сәхнәсендә үтте анда юбилей уңаеннан алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Мәгълүм булганча, моннан 65 ел элек ялан кырда заводка беренче нигез салына. Район башлыгы Ранис Камәртдинов үзенең чыгышында бүген Буа шикәре Россиянең төрле төбәкләренә озатылуын, аның сыйфаты конкурентлыкка чыдам булуын ассызыклады. Ел саен завод шикәр күзләрен эшләп чыгаруны арттыра бара. Бүген ул районның иң эре һәм казнага иң зур күләмдә салым керүче предприятиесе булып санала. Ранис Рафисович завод директоры Андрей Ермоленкога истәлек бүләге тапшырды. Аннан сәхнәдә хезмәт алдынгыларын бүләкләнделәр.
Юбилей тантанасында Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Д. Яшин, башкаручы директор ХК «Ак Барс» Егоров А, Россиянең шикәр җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе — Л. Клименко катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев