Буа студентларына – яңа спорт мәйданчыгы
Буа ветеринария техникумы территориясендә яңа спорт мәйданчыгы өлгерде.
Директор Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә, аны ясау идеясы моннан биш ел элек барлыкка килгән.
– Мини футбол һәм волейбол мәйданы турында күптән хыялландык. Физкультура дәресләрен, укудан тыш төрле спорт ярышлары үткәрү өчен студентлар шәһәрнең үзәк стадионына баралар иде. Хәзер рәхәт, үзебездә, чыгалар да уйныйлар, - диде ул.
Мәйданны ясау республика программасы нигезендә гаиәлгә ашырылган, аңа барлыгы 7 миллион сум акча тотылган. Аны райондагы подрядчы оешма – “Стройгарант” эшчеләре ясаганнар. Барлыгы 20*40 метр үлчәмдәге мәйданның территориясен чистартып, тигезләп, кырыен тимер сетка белән тотып алганнар, ә җиргә махсус резина өслек җәйгәннр. Футбол һәм волейбол җиһазлары урнаштырылган. Төзелеш май ахырында башланган, яңа уку елына сафка басты.
– Спорт мәйданчыгы ачык килеш тора. Техникум студентлары гына түгел, ә тирә-юньдә яшәүче яшьләр дә керсеннәр, спорт уеннары оештырсыннар. Без каршы түгел, - диде Илдар Мәҗит улы.
Студентлар үзләре биредә берничә ярыш оештырырга өлгергәннәр дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев