Буа үзәк дәваханәсе табиблары волейболда, аркан тартуда, шахматта, эстафетада республикадагы коллегалары арасында иң көчлеләре. Алар моны Казанда медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып, авыл районнары арасында гомумкоманда исәбе буенча иң күп очко туплап исбатладылар. Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда арасында финалда безнекеләр җиде тапкыр Диплом белән бүләкләнделәр. Ир-егетләр волейболда, канат...
Буа үзәк дәваханәсе табиблары волейболда, аркан тартуда, шахматта, эстафетада республикадагы коллегалары арасында иң көчлеләре. Алар моны Казанда медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып, авыл районнары арасында гомумкоманда исәбе буенча иң күп очко туплап исбатладылар. Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда арасында финалда безнекеләр җиде тапкыр Диплом белән бүләкләнделәр. Ир-егетләр волейболда, канат тартуда, шахмат ярышында беренчелекне бирмәделәр. "Швед эстафетасы", теннис ярышларында егетләр икенче, аркан тартуда, "Швед эстафетасында" хатын-кызлар өченче булдылар. "Олимп" спорт комплексында пъедесталның беренче баскычын буалылар биләде, икенчедә - Балык Бистәсе районы, өченчедә - Алексеевск медицина хезмәткәрләре.



[3](1).jpg)
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев