Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа театры унтугызынчы сезонын шул исемдәге премьера белән ачты

Яңа сезонда - яңа формат: тамашачы урамнан ук бина эченә кызыл келәмгә басып үтте

Фойеда артистлар кунакларны сәхнә киемнәреннән һәм тере музыка белән каршы алды. Креатив каршы алуны ошатты тамашачы: килү белән урыннарына кереп утырырга ашыкмады, кызыл келәм буйлап бер генә түгел, ике тапкыр узып карады, сторисларда шул кичне кызыл келәмле фотолар күп булды, залдагы рояльдә уйнап караучылар да күренде. Әсәрнең авторы Илгиз Зәйниев, ул үзенең пьесасында бүгенге буталчык заманда югары кыйммәтләрнең тапталып бетмәвен, дөньяда һәрвакыт ярату дигән бөек хис өстенлек итүен күрсәтергә теләде. Моны тамашачы аңлады. Залда утырган өлкәннәр, безнең заманда шулай иде инде, хәзер генә ул башкача, дип куйды. Өске һәм аскы каттагы фатир хуҗалары арасында көтелмәгән хәл Яңа ел бәйрәмендә килеп чыга. Югары катта яшәүчеләр гаебе белән түбән катта торуы буйдак ирнең люстрасы төшеп ватыла. Спектакльдә легендар фильм “Язмыш шаяруы, яисә җиңел пар белән” охшаш моментларны да танып була. Анда Яңа ел кичен бергә каршыларга мәҗбүр булган Надя белән Женя булса, “Люстра”да алар урынында Марс (рольдә - Вильнур Шәйхетдинов) белән Эльфа (Айгөл Хөснетдинова). Эльфа өлкән яшьтә, инвалид коляскасында утырган әнисе белән яши. Ир-аты булмаганга, үзе генә идәндә нидер ремонтлап куярга була. Шул вакыт аскы катта яшәүче ирнең түшәмнән люстрасы төшеп ватыла. Үзен гаепле санап, Эльфа ярдәм итәргә, дип ялгыз яшәүче күршесе янына төшә. Тегесе, хатынны якын җибәрмичә, куып кына тора. Эльфа Бальзак яшендәге, нечкә күңелле, артык тәрбияле хатын-кыз. Аның тормышының бөтен мәгънәсе – эш урыны библиотека, әнисен тәрбияләү һәм тыныч көннәр белән ләззәтләнү була. Ә әнисе Флера (рольдә - Римма Хәмидуллина) ханым әле тормышны үз кулыннан җибәрергә теләмәгән көчле һәм үз максатлары белән яшәүче хатын. Хыялы бердәнбер кызын кияүгә бирү. Менә шул люстра ватылган төнне вакыйгалар урыныннан кузгала да инде. Спектакльдә фәрештәләр образы бик оста кулланыла. Рольләрдә Руфинә Хәмәтдинова белән Тимур Шиһапов. Алар Эльфаның әнисенә кызын бәхетле итү өчен дөрес уйгамәлләрне ирештереп торалар. Залдагы тамашачы сәхнәдән фәрештәләрне күзәткәндә чынбарлыкта да кеше язмышлары чагылышын күргәндер. Спектакль ананың теләкләре кабул булу белән тәмамланды. Сәгать ярымлык тамаша эченә режиссер Илсур Казакбаев күп нәрсәне сыйдыра алган – кеше язмышларын да, яшәү мәгънәсен дә, көндәлек тормышның чагылышын да, ярату хисен дә. Рәхәтләнеп ял иттерә торган, гади тамашачы аңлап карарлык әсәр, рәхмәт, дип бәяләде тамашачы яңа спектакльне.

Айгөл ХӨСНЕТДИНОВА: “Мин бу рольдә рәхәтләнеп уйнадым. Илгиз Зәйниев юмор аша һәркем чын күңелдән көткән мәхәббәт турында сөйли. Ярату ул чыннан да шундый гади, самими һәм саф булганда гына чын булуын күрсәтергә теләгән. Мин аның шулай булуын чын күңелемнән ачып бирергә тырыштым. Уйнаган саен үзем дә вакыйгалар эченә керә бардым. Буа тамашачысын бу спектакльне карарга чакырыр идем, бу әсәрне ял итеп карыйсыз, ул безнең турында”.

Руфинә ХӘМӘТДИНОВА: “Әлеге cпектакльне беренче кат укып чыкканнан соң, мин әйтәм монда безгә рольләр юк икән, дим. Режиссер Илсур Юлаевич килде дә, миңа фәрештәләр кирәк була ди. Мине һәм Тимурны сайлап алды. Бу идея спектакльгә шулкадәр тирән мәгънә кертте. Күктән төшкән бу фәрештәләр җирдә кешеләргә берберләрен табарга ярдәм итәләр. Шуның рәхмәтендә кешеләр очрашалар, бер-берсен табалар. Шулар арты дөньяга кешеләр туа, тормыш дәвам итә. Шулкадәр рәхәтләнеп уйныйм. Мин язмышларга, билгеләргә ышанам. Килегез, без бу матурлыкны сезнең өчен тудырабыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев