Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа театры быел Кытайга җыена

Хөрмәтле тамашачы, әйе, Буа театры быел да традициядән тайпылмаячак - нәкъ директоры-баш режиссеры Раил Садриев туган көндә яңа сезонны башлаячак. Олпат Туфан белән. Аның "Кияүләр"е Камалның "Зәңгәр шәл"е кебек һәр сезонны ачачак. Җаваплы старт алдыннан Раил Садриевтан коллективның планнары турында сораштым - дөресен әйтәм, аларны ишеткәч үзем дә гаҗәпләндем. Нәрсә...


Хөрмәтле тамашачы, әйе, Буа театры быел да традициядән тайпылмаячак - нәкъ директоры-баш режиссеры Раил Садриев туган көндә яңа сезонны башлаячак. Олпат Туфан белән. Аның "Кияүләр"е Камалның "Зәңгәр шәл"е кебек һәр сезонны ачачак. Җаваплы старт алдыннан Раил Садриевтан коллективның планнары турында сораштым - дөресен әйтәм, аларны ишеткәч үзем дә гаҗәпләндем. Нәрсә турында сөйләштек, дисезме, җәмәгать, барысы да шушы язмада.
-Раил Илдарович, бу гади сезон ачу түгел, Буа театрының 100 еллыгы кысаларында эш башлыйсыз. Тамашачы нәрсәгә әзерләнсен?
-Буалылар, татары, русы, чуашы, театраль декадага әзерләнсен. Йөзьеллык уңаеннан 14 октябрьдән 24енә кадәр Буа сәхнәсендә олпат театр коллективлары уйнаячак. Сәхнә хуҗалары беренче көнне "Кияүләр" белән башлап җибәрәчәкләр. Икенче көнне без чит ил авторы Кен Людвигның Мәскәү режиссеры сәхнәләштер-гән "Примадонна" спектаклен күрсәтәбез. Аннары эстафета Әтнә драма театрына бирелә. 17сендә Димитровград театры, Мәскәүдән өч коллектив кайтуы көтелә - "Театральный особняк", Яңа сәнгать теат-ры һәм "Дүртенче дивар". Биш еллап Буада булмаган Камал театры соңгы вакытта гаять популяр булган "Мәхәббәт FM"ны алып киләләр. Алардан соң Тинчурин театры, Чабаксардан яшь тамашачы театры, Мордовия милли драма театры рус телендә ике спектакль уйнаячак. Ничек, шәп "мозаикамы"? Билетлар сатыла.
- Театр сөючеләргә моннан да зур бү-ләк булуы мөмкин түгел, минемчә. Ә хәзер Буа театры репертуарына әйлә-неп кайтыйк әле. Классик Туфан, америкалы Кен Людвиг әсәрләреннән спектакльләр, Мәскәү режиссеры куйган продукция турында сөйлисез. Интригалыйсыз. Өстән-өстән булса да сөйләгез әле, тамашачыны быел нинди күчтәнәч көтә?
- "Кияүләр" безнең визит карточкасы ул хәзер. Быелгысын җырчы состав уйный. Зерә дә әйбәт килеп чыга. Без бу спектакль белән зур юллар ярырга уйлыйбыз. 7 октябрьдә аны Туфан туган көнгә оештырылучы театрлар фестиваленә алып барабыз.
Ә Америкадан килгән "Примадонна"ны Санкт-Петербургта караган идем. Әлеге комедия берьюлы Россиянең 65-70 театрында куела. Интрига арты интрига үре-лә, көтелмәгән финиш белән спектакль безнең коллективның бүгенге потенциалына туры килә. Ирләрнең хатын-кыз булып киенүләре һәм эч катырырлык сценалар. Мәскәү режиссерлары белән эшлибез. Кыскасы, үзегез күрерсез, бәяләр-сез. Тамашаны карарга санаулы көннәр генә калды.
Тагын бер комедия әзерлибез. Яр Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтшинаның "Бер сәгатькә ир кирәк" әсәре буенча. Сүз уңа-еннан, авторның тамырлары Буа районының Күл Черкене авылыннан. Кечкенә тамашачаны да онытмадык. Мәскәү режиссеры Леонид Краснов балалар өчен рус телендә "Волшебная лампа Аладдина" спектаклен куеп китте.
-Режиссерларны Мәскәүдән кадәр китерәсез? Ни өчен зурдан кубасыз?
- Киләчәкне күзаллап, дисәм, иң дөрес җавап булыр. Алар гади режиссерлар гына түгел, актерлар әзерләүче Щепкин училищесында укыталар. Алар спектакль дә куя, артист булырга да өйрәтәләр. Моның өстенә югары дәрәҗәдә, оператив эшлиләр. Шулай ук алар белән эшләү безгә Россия дәрәҗәсендә яңа офыклар, дәрәҗәле фестивальләргә юл ача.
- Әңгәмә башында ук "Кияүләр" спектакленең кулдагы "бәхетле билет" сыманрак булуына ишарәләдегез? Кая "билет"?
-Театрның йөзьеллыгы кысаларында сезон гади булмаска тиеш. Без быел чит ил-ләргә дә гастрольләргә чыгарга җыенабыз. Җырлы-биюле, безнең тормышыбызны, мәдәниятебезне чагылдырган "Кияүләр" белән. Ел ахырында Финляндиягә, Украинага, Донбасска барырга исәплибез. Әзербәйҗанга, Кырым татарларына да кунакка җыенабыз. Шулай ук безне Кытайның Урумчи провинциясенә барып кайту да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле тамашачы, әйе, Буа театры быел да традициядән тайпылмаячак – нәкъ директорыбаш режиссеры Ра...