Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буа телевидениясе хезмәткәрләре Кайбыч районында М12 автомагистрален ачу уңаеннан Мәскәүдән килгән автоузышчыларны каршы алуда катнашты (фото, видео)

Кичә кич яңа М 12 автотрассасын ачу уңаеннан үткәрелгән автоузышлар Татарстанның Кайбыч районы аша да узды.

Мәскәүдән алып Казанга кадәр ясалган яңа юлның 60 километры Кайбыч районы аша үтә. Әле автоузышлар Мәскәү Кремленнән Казан Кремленә кадәр, дип аталды. Анда Россиядә җитештерелгән автомобилләр генә катнаша алды. Көндез Мәскәүдән чыгып киткән катнашучылар кичке 6лар тирәсендә Кайбычка килеп җиттеләр. Алар яңа трассаның искиткеч уңайлы, барлык заманча инфраструктуралар булуга гаҗәпләнеп сөйләделәр. 

Кайбыч районында кунакларны кунакчыллык белән белән каршы алдылар. Автоузышта катнашучыларны Татарстанның төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Сафиуллина сәламләде. Ул да хәзер Казан белән Мәскәү арасы юлы шактый уңайлы булуын һәм вакытны экономияләвен ассызлады. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юлның бер өлеше үз территорияләре аша узганга Кайбыч районы халкы өчен бу әле яңа инфраструктуралар, яңа эш урыннары һәм җирле бюджетка өстәмә керем дә дигән сүз ди. Сүз уңаеннан М12 «Көнчыгыш» федераль трасса «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» милли проекты буенча төзелә. Яңа автострада гамәлгә керү рәхмәтендә Мәскәүдән Казанга бару вакыты 12 дән 6 сәгать ярымга кадәр кыскара. Алга таба магистральне Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайталар. Аннары аны илнең көнчыгыш чикләренә җиткерү дә күзаллана.

Буа телевидениесе хезмәткәрләре дә автомобильдә әлеге магистраль аша беркүпме ара уздып, сынап карады. Чыннан да башкалар белән чагыштырганда, әлеге трассада хәрәкәт итүнең уңайлы комфортлы булуын тойды алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев