Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа тикшерү комитеты югалган әбинең үлеме турында яңа мәгълүмат бирә

Без 77 яшьлек әбинең югалуы, аның үле гәүдәсе табылуы хакында язган идек инде. Буа районара тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, әби 6 мартка каршы төндә район дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә барган. Ул медицина хезмәткәрләренә хәленең авыраюы хакында әйткән. Аннан кире өенә кайтырга юлга чыккан, шуннан хәбәрсез югалган. Әбинең юкка чыгуы...

Без 77 яшьлек әбинең югалуы, аның үле гәүдәсе табылуы хакында язган идек инде. Буа районара тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, әби 6 мартка каршы төндә район дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә барган. Ул медицина хезмәткәрләренә хәленең авыраюы хакында әйткән. Аннан кире өенә кайтырга юлга чыккан, шуннан хәбәрсез югалган. Әбинең юкка чыгуы хакында полициягә 6 март иртәсендә туганнары хәбәр иткән. Берничә көн эзләгәннән соң әбинең мәете шәһәрнең Ефремов урамы, 133 номерлы йорт янында табыла. Тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмый. Бу факт буенча тикшерү бара. Әбинең үлеме сәбәбен медицина-суд экспертизасы ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев