Буа тимер юл төенендә патриотик чара узды
Буа тимер юл төенендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 80 еллыгына багышланган патриотик чара узды.
Буа станциясе вокзалы янындагы мәйданда Горький тимер юлы хезмәткәрләре һәм ветераннары, "Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре җыелды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Митингка Буа юл участогының өлкән мастеры, элеккеге хезмәткәр Илсиер Шиһабетдинова чакырылган иде.
Аның әтисе Зәкирҗан Шиһабетдинов Бөек Ватан сугышында, ә 1945 елда совет-япон сугышында катнашкан. Илсиер Зәкирҗан кызы Буа станциясендәге сугыш һәм хезмәт даны бүлмәсенә еш килә, укучылар белән батырлык дәресләрендә очраша.
Ветераннар көнне-төнне көнчыгышка хәрби йөкләр җибәргән, сугышларда катнашкан тимер юлчыларның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын искә алдылар. Совет-япон сугышы геройлары хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев