Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның туган якны өйрәнү музеенда якташ рәссам Васил Заһретдиновның «Таулар сулышы» исемле картиналар күргәзмәсе ачылды

Буа туган якны өйрәнү музеенда якташ рәссам Васил Заһретдиновның «Таулар сулышы» картиналар күргәзмәсе ачылды

Әлеге чарада якташыбыз үзе дә катнашты. Сәламләү сүзе белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин чыгыш ясады һәм Вәсил Заһретдиновка рәхмәт хаты тапшырды. «Буа моңнары» фольклор коллективы, Фәния Гафурова, Алсу Сәетдинова һәм Алевтина Шигапова башкаруында җырлар яңгырады. Автор Васил Заһретдинов музей фондына үзенең рәсемнәренең берсен бүләк итәчәген әйтте.

Анда  махсус хәрби операция ветераны, « Ватанны саклаучылар» филиалының социаль координаторы (РТ) Ильмар Галимов,  рәссам, РФ һәм РТ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать институты укытучысы Гөлназ Әдгамова, Буа балалар сәнгать мәктәбе укытучысы рәссам Павел Ярхунов, рәссам Рәмилә Әхмәтова катнашты. Васил Заһретдинов хәзер Казанның 5 номерлы балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Ул укытучы һәм уку эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев