Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа туган якны өйрәнү музеенда Россия Конституциясе көне уңаеннан Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды

Буа туган якны өйрәнү музеенда Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән Буа районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вәлиулов Альберт Рафаил улы чыгыш ясады. Районның сигез яшь гражданы Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлия Заһидуллина кулыннан паспортлар алды. «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе секретаре Андреева Гөлчәчәк Камил кызы, Буа ветераннар Советы Рәисе Җәүһәрия Хөснетдиновадан котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр. Музыкаль номерлар белән Буаның мәдәни үсеш үзәге артистлары сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев