Буа укучылары 200 мең сум артыкка үзләре үстергән үсентеләр реализацияләгәннәр
Әлеге эш «Мәктәп дендрарие» проекты кысаларында башкарыла.
Бу хакта Алтай һәм Саха (Якутия) делегациясе белән очрашуда район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская әйтте.
-Әлеге юнәлеш укучыларда бер яктан авыл хуҗалыгы өлкәсенә, җиргә мәхәббәт уятса, икенче яктан экологик тәрбия бирүдә зур роль уйный, - диде Наталья Александровна.
Әлеге эштә Ырыңгы, Адав-Толымбай, Килдураз авыллары һәм башкалар кушылган.
Яңа үсентеләр үрчетү, агач-куакларның яңа төрләре белән кызыксыну, дендрарий булдыруны беренчеләрдән булып Ырыңгы мәктәбе башлап җибәргән.
Балаларны моңа авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россиянең атказанган урманчысы, Татарстанның мактаулы урман хуҗалыгы хезмәткәре Харис Мусин Буага килеп өйрәткән.
-Шәхсән үзем аны чакырдым. Шәһәргә яшеллек җитмәде. Беренче елларны балаларга тәҗрибә азрак булды, күп кенә үсентеләр "терелмәделәр", аннан укучылар өйрәнделәр. Мәктәпләр үстергән үсентеләрен районның оешма-предриятиеләренә реализациялиләр, - диде очрашуда муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев