Буа урман хуҗалыгы киләчәктә Яңа ел чыршыларын чүлмәкләрдә реализацияләячәк
Яңа елга дигән чыршылар Буа урман хуҗалыгында 14 гектар тәшкил иткән махсус биләмәдә үсә.
Ел саен эшчеләр Яңа ел җитәрәк аларны заказ буенча һәм шәһәр базарында сату итү өчен кисә башлыйлар. Бүген аларны әзерләп кую башланды. Урманчылар кая нинди чыршылар булуын күптән беләләр. Рәт-рәт булып утырган агачларны озынлыгына карап кисәләр. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Кириллов әйтүенчә, быел май аенда 400 тирәсе ылыслы агачлар утыртылган. Алар 5-6 елдан соң үсеп җитеп, бәйрәм бүләк итәчәкләр. Инде 200 төп чыршыга оешма-предприятиеләргә, мәгариф учреждениеләренә заказ биреп куйганнар. Чыршы базарына да реализация өчен чыгарганнар. Быел Яңа елга якынча 500ләп агач кирәк булачак, ди директор.
- Яңа елда элеккедән килгән чын нарат бизәү традициясе әле яши. Дөрес инде хәзер күбесе ясалма чыршыларга өстенлек бирә. Бәйрәмгә чын нарат бизәргә теләүчеләр өчен киләчәктә аларны махсус савытларга утырткан килеш реализацияләргә телибез. Өйдә берничә ел үскәннән соң, аннан соң аны чыгарып ташламаска да була. Теләгән кеше җиргә утырта да, агачның гомерен озайта, — дип идеяләре белән уртаклашты җитәкче.
Моны ветеринария техникумы студентлары белән башлап карадылар да инде алар. Савытларда үскән наратларны кунакларга бүләк итеп бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев