Буа урманчылыгы хезмәткәре каен суын агачка зыян салмыйча агызырга өйрәтте
Хәзер каен суын агыза торган чор. Ул каен бөре чыгарып, яфрак ярганчы башкарыла. Буа урманчылыгы җитәкчесенең урынбасары Марат Гафаров әйтүенчә, Урман кодексы каен суын агызуны тыймый.
Буа районында 200 гектар каенлык урманы бар. Алар Мөкерле, Иске Тинчәле, Күгәлнә авыллары янында урнашкан.
Марат Мөнир улы дөрес итеп каен суы болай агызыла дип аңлатты: 20-30 сантиметрдагы диаметрлы (20-40 еллык) каен агачын тишеп (кайрысыннан соң 3-4 сантиметр тишәргә кирәк), нәзек шланга тыгалар. Агып беткәч, тишекне кичекмәстән агач белән томалыйлар (ботактан агач бөке).
Ни өчен агач бөке белән каплыйлар? Ни өчен каен суын озак тотарга ярамый? Бу хакта “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев