Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк аптекасы. Ул үз заманында районга бердәнбер булган һәм диварларында дистәләгән төрдә дару әзерләнгән

Буа үзәк аптекасы. Ул үз заманында районга бердәнбер булган һәм диварларында дистәләгән төрдә дару әзерләнгән

Мине гафу итсеннәр, әмма бүгенге даруханәләр – алар асылда “сәүдә ноктасы”. Ә биредә - тулы җитештерү. “Фармацевт” төшенчәсе дә дару ясаучы, дигән мәгънә аңлата бит.  19 майда билгеләп үтелүче нигездә яңа бәйрәм – Фармацевтика хезмәткәре  көне уңаеннан чын фармацевтлар белән очрашып, заманында меңләгән буалыны дәвалаучы препаратлар биргән “цехны” сагынып искә алдык.

“Ассистент бүлмәсе”

Ул чакта шәһәрнең Жорес урамындагы тарихи бинада урнашкан район үзәк даруханәсендә дару җитештерү бүлеген приказ буенча шулай атаганнар. Бу аптека эшенең асылы иде, диләр алар.  Ассортимент та кыска түгел: порошоклар, микстуралар, мазьлар, медицина шәмнәре, пилюлялар, күзгә сала торган тамчылар, тагын бик күп препаратлар җитештерелгән.  Ә район үзәк дәваханәсе биредә эшләнгән   стериль эремәләрдә “яшәгән” диярлек. Зур микъдарда водород перекисе, хлорамин һәм башкалар яраларны эшкәртүдә һәм бала тудыру бүлегендә кулланылган. Буалылар хәтерлидер, даваханәдән табиб биргән  рецепт белән үзәк аптекага чапканны.  Кәгазьне рецептар-контролер кабул итә, дозаларны тикшерә.  Аннары рецептларны  порошок, сыек дару ясауга аерып бирә. Дару һәр авыру өчен индивидуаль дозада ясала. Фармацевт кулы белән. Даруханәгә препаратлар ясау өчен порошоклар капчыкларда китерелә. Алар аннары махсус пыяла савытларга – штанглассларга тутырыла.  Монда бернәрсәне дә бутарга ярамый. Порошоклар гади, каты тәэсир итүчән, исле, буйый торган,  хәтта агулы булалар.  Характеристикаларына карап, төрле төстәге штанглассларга салыналар. Мәсәлән, агулылар бары тик зәңгәр төследә. Дару материалы дозалары бик кечкенә үлчәүдә  миллиграммнарда үлчәнә.  Герларның кайберләрен хәтта пинцет белән генә алып була.  Порошокны үзара кушуның да үз тәртибе бар: монда дүрт төрле химия идарә итә.

Фармацевтлар белән сөйләшкәндә шуны да аңладым: “Аптекадагы кебек төгәл”, дип әйтү бер дә нигезсез түгел икән, җәмәгать. Монда миллиграммга да ялгышырга ярамый, чөнки  препарат йә килеп чыкмаячак, йә “эшләмәячәк”, яисә организмга зыян да салырга мөмкин. Шуңа да хезмәткәрләр чик дәрәҗәдә төгәллек сакларга тырышалар. Ул чакта микродозаларны алар, бухгалтерлар да көнләшерлек төгәллек белән, төймәле счетларда санаганнар. Әзер дарулар контроль бит белән озатыла барган. Анда дата, кем әзерләгән, составы, нинди тәртиптә салынган барысы да язылган. Продукция органолептик һәм   аның  ясалышының, составының контроль биттә язылганга туры килүе тикшерелә. Гаҗәп зур җаваплылык! Бигрәк тә балалар өчен дарулар җитештергәндә. Әлеге бүлмәдә бар әйбер дә стерильләштерелгән. Фармацевтларга анда бары тик стерилләштерелгән колпактан һәм халаттан гына керергә яраган. Хәтта, дару формаларын тутыру  өчен савыт юу да үзе бер ритуал. Күпмедер вакыт изрәтергә, аннары юарга, чайкарга һәм зур киптерү шкафына урнаштырырга.   Шыгырдап торган пыяла савытларны әле химик-аналитик чисталыкка тикшергән.  Аннары гына әзер продукция салынган.


 

Евсеев туплаган   коллектив

“Гаилә” дип әйтәсе килә алар турында. Ул вакытта кырыклап кеше эшләгән. Район үзәк аптекасының җитәкчесе япь-яшь Евгений Евсеев  практика узучы студентларны гел кайтырга кодалый. Шулай ул җирле кадрлардан көчле коллектив оештырырга уйлый. Бүгенге әңгәмәдәшләрем -  Казан фармацевтика училищесын тәмамлап килгән Любовь  Панцырева да, Ульяновск фармацевтика училищесыннан соң унтугыз яшендә  килгән һәм шуннан пенсиягә киткән Любовь Попондополо да, Нина Мельникова да  шул елларда урнашкан хезмәткәрләр.

- Евгений Николаевич безгә әйтә иде, сез бер-берегезне алмаштыра алырга тиеш, дип. Мин мөдир урынбасары вазифасында рецептар-контролерны да, ассистентны да, химик-аналитикны, санитарны да алмаштыра алырга тиеш идем, - ди 46 ел фармацевтикада эшләгән Любовь Николаевна.  Нина Викторовна да барлык участокларны үткән. Рецептлар да кабул иткән, әзер дарулар сату бүлегендә дә. Ә  “ассистент бүлмәсендә” башлаган.

- Миңа сыек дару формалары ясау бик ошый иде. Кечкенә флаконнарга индивидуаль рецептлар буенча  күзгә сала торган тамчылар ясарга ярата идем. Витаминлы тамчылар, аскорбин кислотасы, демидрол белән төргәкләрдә порошоклар  ясый идек, - дип сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев