Буа үзәк дәваханәсендә Марат Садыйков истәлегенә багышланган бәйге узды
Район үзәк дәваханәсендә шушы көннәрдә якташыбыз, сәламәтлек өлкәсендә әйтеп бетергесез хезмәтләре белән эз калдырган, республиканың Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкарган Марат Садыйков истәлегенә медицина хезмәткәрләре арасында дүртенче тапкыр бәйге узды.
Бу юлысы анда дәваханәнең төрле бүлекләрендә эшләгән 13 өлкән шәфкать туташы катнашты. Алар тестлаштыру, блиц-турнир, дизайнерлык осталыгы, практик осталык, сәнгать, кулинария кебек конкурсларда көч сынаштылар. Тантананы дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов ачты. -Әлеге бәйге Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчелеге белән киңәшеп, беренче тапкыр 2023 елда узды. Марат Садыйков Буада медицинаның алга китүе өчен бик күп ярдәм итте. Быел аның истәлегенә багышланган бәйгегә тагын да иҗадирак килергә булдык. Өлкән шәфкать туташлары безнең дәваханәдә “иң-иң”нәр эшләвен дәлилләрләр, дип ышанам, - диде ул. Конкурсантларның эшләрен үзәк дәваханә табиблары – баш табибның поликлиника буенча урынбасары Гүзәл Айзатуллина, дәваханәнең өлкән шәфкать туташы Венера Шәкүрова, участок табибы Әлфия Зиатдинова, табиб-инфекционист Резеда Җәләлова бәяләде. Аларның эшен “Буинск-информ” корреспондентлары да күзәтте. Манипуляция процедуралары башкарганда да, сорауларга җавап биргәндә дә һәркем үзен эш урынындагы кебек иркен тотты. Җавапларны тиз һәм ә процедура биремнәрендә һәр этапны аңлатып бирделәр. Тамашачыларны да, бәяләүчеләрне дә иң сокландырганы дефеле бәйгесе булды. -Бәйгегә әзерлек бер ай элек башланды. Үземнең терапия бүлегендә эшләгән хезмәттәшләремә зур рәхмәт. Каушармын, мин зур аудитория каршысында чыгыш ясарга өйрәнмәгән, дигәч, миндә ышаныч уяттылар. Матур күлмәкнең дизайнерлары да алар. Эшемне, кешеләрне яратам, һәрвакыт ярдәм итәргә килергә әзермнен. Безнең бүлек бик тату, бердәм. Бүлектә 2 пост куелган, анда 56 койка, 35 хезмәткәр эшли. Буа медицина училищесын тәмамлап, хезмәт юлымны санитарка булып башладым. 2004 елда процедура шәфкать тутышы булып эшли башлагач, эшемне тагын да яраттым. 2029 елдан бирле әлеге бүлектә өлкән шәфкать туташы вазыйфасында. Бүген иң яхшылар рәтендә булуыма ышанам,- диде ул. Илсөяр Садыйкова ашыгыч ярдәм бүлегендә өлкән шәфкать туташы. Конкурсларда катнашырга кирәк, дип саный, чөнки ул кешенең профессиональлеген күтәрә, дигән фикердә ул. Шулай ук медицина хезмәткәрләренең иң яхшы аш-су осталары булуын да әйтмичә калдыра алмадык. Жюри бәйгедә һәр катнашучының биремнәрне югары балларга тапшыруларын билгеләде. Һәрберсе дәваханә администрациясе исеменнән бүләкләнде. Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев