Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк дәваханәсендә табиблар составы яшь белгечләр белән тулылана (фото)

Соңгы ике елда Буа районы үзәк дәваханәсенә сигез табиб кайтты. Аларның алтысы табиб-терапевт белгечлеге буенча.

Араларында республикада эшләп килүче максатчан программалар нигезендә белем алучылар да бар. Болар хакында алар үзләре сөйли:

 

Кристина Антонова, участок терапевты:

 “Медицина белән тормышымны мин 2014 елда, Буа медицина училищесына укырга кергәч бәйләдем. Шул вакытта ук алдыма катгый максат куйдым – табиб булырга. 2018 елда училищены тәмамлагач, Ульяновск дәүләт университетына "дәвалау эше" белгечлеге буенча укырга кердем. Озын, авыр уку еллары башланды. 2024 елның җәендә диплом алгач, Буа үзәк дәваханәсенә участок табиб-терапевты булып эшкә урнаштым. Мин тормышымда дөрес карар кабул иттем, дип саныйм. Минем участогым берничә авыл җирлеген колачлый, бу якынча 2 мең кеше дигән сүз. Беренче көннән үк эшемә ашкынып килдем. Беркүпме авырлыкларга, сынауларга карамастан, бу һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенмим. Чөнки табиб кешеләргә көн саен иң кыйммәтлесен – сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Хәзерге вакытта мин декрет ялында, һәм мөмкин кадәр тизрәк эшемә, пациентларыма кайтырга хыялланам”.

Мария Мещанова, участок терапевты:

“Мин 2024 елда Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетын бюджет нигезендә тәмамладым. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, аккредитация узганнан соң, Буа дәваханәсендә табиб булып эшли башладым. Табиб булачагымны мәктәптә укыганда ук ачыклап куйдым, әтиәнием дә моңа зур этәргеч бирделәр. Табиб тирән белемле, шул ук вакытта аңарда, яшь булуына да карамастан, кешенең тормышын хәл итә алырлык тәҗрибә дә булырга тиеш. Кеше табибка иң кыйммәтле нәрсә - сәламәтлек сорап килә. Беренче эш көне дулкынландыргыч булды: университет диварларында теорияне үзләштерү бер хәл, ә практик клиник эшчәнлектә беренче мөстәкыйль адымнар ясау бөтенләй башка. Коллегаларның ярдәме белән мин көннән-көн тәҗрибә туплыйм, эш ритмына керәм. Хәзерге вакытта катнаш участокта – шәһәр һәм авыл җирлегендә, якынча 2000 олы кешегә хезмәт күрсәтәм. Фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән бергә эшләү хезмәтне нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирә. Сайлаган юлымның дөрес булуын көннән-көн ачыграк күрәм”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев