Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк дәваханәсенең хирургия 1 бүлеге - иң җаваплы участок

Буа үзәк дәваханәсенең хирургия 1 бүлеге - иң җаваплы участок

 

 

 

Бүген район сәламәтлек сагында “ашыгыч ярдәм” бүлегеннән кала алгы сызыкта булган медицина хезмәткәрләре турында сөйләячәкбез.


 

Хирургия-1  - дәваханәнең иң тынгысыз һәм шул ук вакытта бик еш кына авыру гомерен саклап калу өчен санаулы минутлар эчендә ярдәм күрсәтү, операция кирәклеген билгеләүче бүлеге.

Биредә эшләүче хезмәткәр бу режимга күнегеп, үз эшен яратмаса, монда озак кала алмый. Операциядән соң, травма алган авыр хәлдәге пациентларның гына хәлләрен җиңеләйтү өчен профессиональлектән кала, күпме көч, авыруны җиңеләйтү теләге булу кирәк.

Бүлектә эшләүче хирурглар Артур Галимҗановны һәм Айрат Галиевны гадәттә көннең икенче яртысында гына ординатр кабинетында очратырга мөмкин. Иртәнге якта палаталарга “обход” ясыйлар, аннан операциягә керәләр. Травма алучыларга, кинәт хәле авыраеп килүчеләргә операция кирәклеге ачыкланса, көннәр буена да “югалырга” мөмкин алар. Ә шәфкать туташлары авыруны “алгы сызык”тан минуты белән кабул итәргә әзер булып көтә: тиз арада табиб билгеләгән процедураларны башкарырга, авыртуны баса торган уколлар ясарга, операциядән соң мөһим саналган тән  температурасын бик төгәл үлчәп торырга!

Бүлек мөдире Артур Галимҗанов бары көннең икенче яртысында безнең өчен беркүпме вакыт таба аласын әйтте.

- Бүлектә хирургия профиле буенча авыруларга ярдәм күрсәтәбез,  25 койка -урын, 2 урын көндез дәваланучылар өчен. Елына якынча 1100 авыруны дәвалыйбыз, 420-460 операция ясыйбыз. Бълектщ авыручыларның яртысына якынына  операция ясала. Нигездә безгә түбәндәге хирургия патологиясе буенча авыручылар мөрәҗәгать итә, болар – сукыр эчәк, үт куыгы ялкынсыну, үт куыгында таш, төрле локализациядә бүсер, ашказаны җәрәхәте һәм уникеилле эчәк авыруы кискенләшү һәм эчәклектә кискен тоткарлык. Кинәт авырып килүчеләрне иң беренче “ашыгыч ярдәм” бүлегендә табиблар кабул итә. Тикшерүләр узгач, хирургия тыкшынуы кирәк, дигән диагноз куелса, пациент хирургия бүлегенә госпитализацияләнә. Операция  бүлеге янәшәдә. Пациент безнең бүлеккә чыгарыла, операция озак барган очракта, хәле тотрыкланганчы реанимациягә күчерәбез, - ди Артур Рафыйкович. Аның Буа дәваханәсендә хезмәт юлын башлаганына ун ел. Дәваханәдә хирургия тыкшынуы диапозоны элек тә киң кырлы булганлыгын һәм югары квалификацияле табиблар эшләвен әйтә ул. Табиб-уролог буларак дәваханәдә аның җитәкчелегендә мәни бизе аденомасы, бәвел куыгына операция ясый башлаганнар. Тагын лапароскопия юлын кулланып, лазер белән тишеп операция ысулы алга сөрелә. Моннан ун ел элек үт куыгында ташны ачып алсалар, хәзер дәваханәдә 80 процент  операция лазер ысулы белән ясала. Шулай ук сукыр эчәккә операцияне туры килүче очракларда тәнне тишеп кенә ясыйлар һәм Казан табиблары катнашында бүсерне дә пластик ысул белән генә дәвалаганнар. Әлбәттә барлык очракларда да лапароскопия ысулы кулланыла, дип әйтеп булмый. Моның төрле сәбәпләре бар: катлаулырак очракларда ниндидер медицина җиһазлары таләп ителә, ә алар бездә юк. Кадрлар җитеп бетмәү дә бар. Яңалыкны күбрәк кертер өчен дәваханәгә төрле медицина персоналы кайту мөһим дигән фикердә табиб.

-Мәсәлән, травматолог белән травматология өлкәсендәге, практолог белән туры эчәклектәге авыруларга операция ысулы белән дәвалап булачак. Әлбәттә бу районда яшәүче пациентларга чиратлар көтмичә, үз районында гына дәваланырга мөмкинлек бирәчәк. Эндоскопия өлкәсендәге операцияләр ясау ысулларының да киңәюен телисе килә.  Чагыштырып әйткәндә, безнең дәваханәдә соңгы елларда бу өлкәдә алга китеш шактый, әмма аны тагын да тизләтәсе килә, - ди табиб. Шунда сөйләшүне тәмамладык, чөнки табибны яра бәйләү кабинетында мәни бизенә операция ясаткан пациент көтә иде инде.

Айрат Галиев 2004 елда хирургия буенча интернатура тәмамлап кайткач, хезмәт юлын Буа дәваханәсендә башлаган табиб-хирург. Районда аның белән таныш булмаган һәм мөрәҗәгать итмәгән кеше сирәктер. Кискен хирургик авырулар, травмалар, операцияләр – Айрат Наилевичның тыгыз эш графигының бу әле бер өлеше генә. Моннан тыш ул 2009 елдан алып баш табибның   медицина буенча урынбасары вазифасында да. Буа дәваханәсе – муниципальара йөрәк-кан тамырлары, икенче дәрәҗәдәге травматология үзәге дә булып тора. Бу биш район буенча төрле, бигрәк тә авыр дәрәҗәдәге травма алу очраклары күзәтелгәндә медицина ярдәме безнең дәваханәдә күрсәтелә, дигән сүз. Кайбер очракларда республика табиблары белән кичекмәстән консультацияләр, авыруларны республиканың югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелүче 7 номерлы дәваханәсенә күчерүне оештыру таләп ителә. Әлеге хезмәтләр өчен дә баш табиб урынбасары җаваплы.

Ординатор ишеге янында пациентлар Айрат Наилевичның килүен көттеләр. Бер ир-ат: “Киләме икән ул, аңа рәхмәтемне әйтмичә дәваханәдән чыгасым килми”, дип өзгәләнә. Икенчесе төнлә бүсере авыртып дәваханәгә килгән булган. Ул вакытта Айрат Галиев төнге дежурда булган. “Операция уңышлы узды, бүген аякка бастым. Ул гомеремне саклап калды. Дәваханәдә шундый табиблар эшләү зур бәхет. Аларны үстергән, шулай итеп тәрбияләгән әти-әниләренә дә мең рәхмәт",  - диде ул.








 

Наталья Сергейчева, перевязка кабинеты шәфкать туташы

Наталья Викторовна хезмәт юлын Казан дәваханәсендә башлый, аннары Буага кайта.  35 елда ул бүлекнең алыштыргысыз хезмәткәре санала. Аның вазифасына операциядән соң  перевязкалар ясау, бәвел куыгына катетер кую, агуланган очракларда ашказанын юдыру, гипс салу кебек процедуралар керә.

-Кабинетта кушеткага яткан һәркемне мин үземнең якын кешем кебек дәвалый башлыйм. Бигрәк тә операциядән соң процедураны мөмкин кадәр авырттырмыйча башкарасы, авыруны тиздән терелеп аякка басачагына ышандырасы килә. Студентларга да шул хакта бик еш әйтәм, -ди ул.

Без килгән көнне бәвелен бүлеп чыгара алмаган ир-атка экстрен ярдәм күрсәтергә туры килгән. Артур Галимҗанов белән  урология буенча операция кичергән олы яшьтәге ир-атның бәвел юлындагы трубкасын алыштырдылар. Персоналның һәр хәрәкәтендә, сүзендә, күз карашында  авыруны тиз арада аякка бастыру теләге күрдек.



Динә Заһретдинова, процедура кабинеты шәфкать туташы

Аның дәваханәдә эшли башлавына быел 42 ел, шуның 31 елы хирургия 1 бүлегендә.  Динә Мәҗитовна бүген инде кайбер авыруларның беләкләрендә кан тамырлары “яшеренеп” беткән булса да, процедураны “5”легә башкарып куя. “И, Динә, каян гына табасың юк кан тамырларымны, бер авыртмады да”-, дип  аңа бик күпләр чын йөрәктән рәхмәтләрен әйтәләр. Ак халат кияргә аның хыялы була.

- Безнең эш сменалы, гаиләм дә аңлады, балалар да шулай минем режимга күнегеп үстеләр. Беркая да китәргә уйламадым, мин үзем сайлаган язмыш бу, диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев