Буа үзәк паркында «КОРБАН ФЕСТ БУА» узды
Кичә мөселман дөньясының иң мөһим һәм хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме хөрмәтенә, Буа шәһәренең үзәк паркында «КОРБАН ФЕСТ БУА» дип исемләнгән зур мәдәни-күңел ачу чарасы узды.
Паркның бөтен территориясендә бәйрәм рухы хөкем сөрде, ул барлык яшьтәге кешеләрне берләштерде.
Иң кечкенә кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде: балаларны кызыклы уеннар, күңелле конкурслар, батутта сикерүләр һәм татлы бүләкләр көтте. Олылар да игътибарсыз калмады: паркның төп мәйданында зур күңел ачу программасы оештырылды.
Җыелганнарга Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин җылы һәм ихлас котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Тамаша кысаларында бәйрәмнең барлык кунакларына традицион ризыклар: хуш исле пылау, тәмле коймаклар, сусыл шашлык һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Бу матур вакыйганы оештыручы – Буа мөхтәсибәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев