Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк район хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры Рәмзия Хәсәнова 40 ел гомерләрне коткара

Район халкы аңа чиксез рәхмәтле.

Рәмзия Хәсәнованың югары һөнәри осталыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелгән хат белән расланган. Ульяновсктан килгән Юлия Убанкина исемле райондашы шулай рәхмәтен белдергән. "Без әти-әнием янына Иске Бурундукларга кайткан идек. Төнлә әтиемнең йөрәге тотты. Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы бик тиз килеп җитте. Хәтта зур шәһәрләрдә дә мондый оперативлык юк. Әтиемне хастаханәгә алып киттеләр. Әнием, аптырап, телефонын да, акчасын да онытты. Әтиемне Казанга җибәргәч, Рәмзия Фәгим кызы аны тынычландырды, такси чакырды һәм өенә озатып куйды. Ул пациентның гына түгел, аның туганнарының да хәлен аңлый белә торган кеше. Ул үзе дә табиб белән бергә әтиемне Казанга кадәр озатып барды, бөтен юл буе тынычландырды. Нәтиҗәдә, әтиемне Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә кардиологлар операция ясадылар. Ул савыкты. Кем белә, әгәр аңа мондый оста беренче ярдәм күрсәтелмәсә, ул исән калыр идеме икән? Сезгә зур хәрефләр белән ЯРДӘМЧЕ булганыгыз өчен рәхмәт", - диелә хатта.

– Мондый очраклар күп булды, кайберләре хәтта онытылды да. Минем эшем шундый: авырулар, аларның якыннары сабырсызлык белән, минутларны, хәтта секундларны санап, мине авыр мизгелләрдә, үз туганнарын югалту мөмкинлеге туганда көтәләр. Бу очракта да шулай булды. Ә пациентның гомере коткарылгач, күңелгә ничек җылы була! Аның белән бергә якыннары да "терелә". Ә аларның күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен ишеткәч, ару-талуны онытасың. Минем балачакта безнең әниләр дә Тәнзилә апа өчен күз яшьләре белән дога кылалар иде, – дип сөйли безнең материал герое. Тәнзилә апа – бу авылның элеккеге фельдшеры. Ак халатлы, кулларында дарулар салынган чемодан тоткан, авыл халкына ярдәмгә ашыгучы фельдшер Тәнзилә Тәзетдинова – аның кумиры. Аңа охшарга теләп, ул медицина училищесына укырга кергән. Диплом алганнан соң, аны Мәшәкерәк фельдшер-акушерлык пунктына эшкә җибәргәннәр. Соңрак ул үзәк район хастаханәсенә күчкән. Ашыгыч ярдәм бүлегендә көндезге, төнгө сменаларда тынгысыз эш башланган. Барысы да юлда, бер-бер артлы чакырулар, уртача бер көндә 10-12 адреска өлгертеп, ярдәм күрсәтергә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев