Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ветераннарына – яңа компьютер

Күптән түгел район ветераннар Советы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән компьютер һәм принтер белән бүләкләнде.

Оргтехниканы Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырган.

– Безгә компьютер да, принтер да бик кирәк иде. Соңгы вакытта төрле проектлар ясау, интернеттагы төркемнәребезгә яңалыклар куеп бару авырлашты, эшнең сыйфаты начарланды. Аптырагач, Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәковка мөрәҗәгать иттек. Ул гозеребезне республика җитәкчелегенә җиткергән. Бик шатландык, - диде район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.

Хәзер тагын да активрак эшләячәкләрен әйтеп узды. Җирле ветераннар Советы 2017 елдан башлап, Россия һәм Татарстан күләмендә игълан ителгән грант конкурсларында катнашып, 2 миллион сумнан күбрәк акча отканнар. Шул акчаларга Зур Фролово авылындагы изге Пантелеймон чишмәсе территориясен, Атабай-Әңкәбә авылындагы һәйкәлне ремонтлаганнар. Шулай ук акчалар өлкәннәр тормышын яхшырту максатында да тотылган. Мәсәлән, планшетлар сатып алып, апа-абыйларны онлайн эшләргә өйрәткәннәр. картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә сәхнә киемнәре тектергәннәр, коронавирус чорында нык авырган өлкәннәргә кислород җиһазлары алганнар. Соңгы тапкыр милли киемнәр – түбәтәй, калфак, изү һәм башкаларны тегү өчен тегү машинасы, үтүк, үтүкләү тактасы, төрле материаллар алып кайтып, мастер-класслар үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев