Буа ветеринария техникумының һәм медицина училищесының Кызыл дипломлы чыгарылышлары киләчәккә планнары белән уртаклашалар
Быел ветеринария техникумын 200 кеше тәмамлады.
Алар җиде белгечлек буенча һөнәр алдылар. Чыгарылышларның утызга якыны Кызыл дипломга лаек булды. Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электр монтерлары әзерләү бүлеген тәмамлаган Альберт Проскуратов шулай ук отличниклар сафында.
Буа медицина училищесын быел 78 кеше тәмамлады. Шуларның унысы дәвалау эше, 68е шәфкать туташы эше буенча белгеч булып чыкты. 13 чыгарылышка Кызыл диплом тапшырылды. Алар арасыннан отличница Снежана Балкова белем алуны вузда дәвам итәргә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев