Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ветеринария техникумының икенче курс студенты Адель Мәүлетов IX “Ак калфак” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады (+фото)

Ул анда өченче дәрәҗәдәге җиңүче дипломына ия булды.

Егет үзе Тәтеш районыннан, Буага газчы һөнәрен үзләштерергә килгән. Авылда да, Буада да гел җыр конкурсларында катнаша, татар милли көйләрен башкара, иҗади чараларда да актив. Шуңа укытучылары “Ак калфак” бәйгесендә үзен сынап карарга өндиләр. Адель баш тартмый. Ул беренче турда Г. Тукайның “Авыл хатынының бала тибрәткәндә өмидләре” дигән темага инша язган. Быел бөек Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әлеге бәйге эше нык хуплана. Икенче турда егет “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән видеоэлемтә аша аралаша, соңгысының сорауларына җавап бирә. Анда Адель яраткан һөнәре турында сөйли, татар телен ничек сакларга, дигән актуаль сорауга үз фикерен белдерә, милли йолалар – бала тугач исем кушу, корбан чалу тәртипләрен аңлатып китә. Кыскасы, Кадрия Рәис кызының сорауларын җавапсыз калдырмый.

Өченче тур “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән девиз астында уза. Конкурсантлар үзләренең кул эшләрен күрсәтеп видео ясап җибәрергә тиеш булалар. Адель тимердән чәчәк ясап төшерә. Шуннан җидешәр кыз һәм егет Казанга чакыру алалар. Биредә Татарстаннан гына түгел, ә Казахстаннан, Самара, Свердловск өлкәләреннән катнашучылар була.

Алар алдан “Туган авылым” комплексына барып татар милли ризыгы – өлеш пешергәннәр. Егетләр эчлеген әзерләсә, кызлар камырын ясаганнар. Ризыклар бик оста килеп чыккан.

Аннан Каюм Насыйри исемендәге 8 номерлы татар гимназиясенә барганнар. Биредә егетләр спорт күнегүләрен башкаса, кызлар бию кагыйдәләрен өйрәнгәннәр. Аннан Бөтендөнья конгрессы бинасы, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  һәм Татарстанның милли музеена сәяхәт кылганнар.

– Музейда бик ошады. Татар милли киемнәрен, әби-бабаларыбызның эш коралларын карадык. Аларның тормышы күз алдына килде. Татар халкының гомер буе тырыш, эшчән булуына инандым, - ди Адель Рамил улы.

Иң күңеллесе  – бүләкләү тантанасы булган. Адельгә кул сәгате, алтын җепләрдән тегелгән түбәтәй, диплом бүләк иткәннәр. Егет бик шатланган. Киләчәктә дә Адел татар теленең тагын да үсүенә ышана. Аларның буыны да моңа зур өлеш кертергә тиеш, дип саный.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев