Буа вокзалы бинасы каршында оригиналь “чүп савыты” ясаганнар
Юк. Монда буалыларның зур фантазиясе роль уйнаган дип уйлый күрмәгез. Барысы да бик гади. Вокзал каршындагы мәйданда асфальт убылган һәм ярты метрга якын диаметрлы чокыр барлыкка килгән. Ә узгынчы халык, әллә асфальтны тигезләмәкче булып, әллә уңайлы "урна" табып, тишекне чүп-чар белән тутырган. Кыскасы, чокыр нинди нияттә "күмелгән" булса да, бу...
Юк. Монда буалыларның зур фантазиясе роль уйнаган дип уйлый күрмәгез. Барысы да бик гади. Вокзал каршындагы мәйданда асфальт убылган һәм ярты метрга якын диаметрлы чокыр барлыкка килгән. Ә узгынчы халык, әллә асфальтны тигезләмәкче булып, әллә уңайлы "урна" табып, тишекне чүп-чар белән тутырган. Кыскасы, чокыр нинди нияттә "күмелгән" булса да, бу урын ямьсезләп тора. Чокырны иң яхшысы юлчылар тигезләсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев