Буа хәрби комиссариаты янында Җиңү парадына әзерлек барды (+фото)
Җиңү көне иртәдән үк җилле булды. Хәрби комиссариат янында тезелгән парадта катнашучылар – яшьармиячеләр, шәфкатъ туташлары һәм башкалар колонналап тезелгән.
Юлда ретро автомобильләр, мотоцикллар, йөк машиналары сафка баскан. Капка алдында тынлы оркестр уйный. Ә капкадан кергәч, бәйрәм кунаклары Аксу авылыннан иртүк килеп җиткән ветеран Котдус Мөлеков белән аралашты. Бабай бүген аеруча көр кәефле, өлкәннәргә хас булмаган энергия бөркелә.
– Килдем әле. Җиңү бәйрәмен быел да күрергә насыйп булды. Зур шатлыгым кебек көтеп алам. Менә рәхәтләнеп яше-карты белән сөйләшәм, - диде ветеран.
Аның янына басып, фотога төштеләр. Озакламый икенче ветеран Кырык Садак авылыннан Зариф Хәйруллин да килеп җитте. Парад башланыр алдыннан ветераннар автомобильләргә утыртып, үзәк мәйдңанга юнәлделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев