Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа хәзрәтенең игелекле эшләре күпләргә үрнәк.

Иске татар зиратын чистартуда аның өлеше зур

2014 елга кадәр беркем дә чынлап тотынмаган авыр эшкә — шәһәрнең иске мөселман зиратын чистарту эшенә керешә ул. Каберлекләр дә күренми, өрәңге басып киткән чатырманлыклы зур мәйдан була ул. Беренче өч елда чистарту әллә ни файда бирми, язын кабат шул хәлгә кайта. Моны белеп, хәзрәт, район җитәкчелегенә, газета-телевидение аша мөрәҗәгать итеп, халыкны өмәгә өнди. Кул көче белән генә еракка барып булмый, техника да ялларга кирәк. Чыгымнарны капларга беренче булып райондашыбыз — «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» генераль директоры Дамир Кәримуллин булыша. Аннан соң калганнар да матди ярдәм күрсәтә башлый. Ел саен диярлек төрле о ешма-пр едприятие хезмәткәрләре язынҗәен ял көннәрендә җыелышып чистарта башлыйлар. Ерып йөри алмаслык агачлыкларны адым саен кисәргә туры килә. Мисал өчен 2017 елда «КамАЗ» автомобильләре 100дән артык рейс ясап, зираттан агачлар чыгарганнар. Калган елларда азрак. Бу эш 2020 елга кадәр сузыла.

— Чистартканда агачларны төбе-тамыры белән йолкып алдык, җирен тигезләттек. Мөселман кардәшләргә каберләргә агач утыртмаска кирәк, дип аңлаттык. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ун еллык хезмәтнең нәтиҗәсе булды. Зират хәзер «ялт» итеп тора, күңел куана, — диде шатланып Фәһим хәзрәт.

Бу кадәр зур эшне оештырып башкарып чыккач, мөхтәсибәт аңа Көнбатыш бистәдәге яңа зиратны карап тотуны да тапшыра. Анда да ул чүп үстертми, үләннәрне чаптырып тора. Ике гаиләне йортлы, түбәле иткән 

Янгын чыгып, урамда калган ике гаилә дә аңа чын күңелдән рәхмәт әйтә. Шуларның берсе — Миләүшә Карпухина. Ике балалы хатынның йорты янып, кара күмергә кала. Фәһим хәзрәт бу хакта ишетеп, беренчеләрдән булып, ярдәмгә ашыга, матди ярдәм җыюны оештыра. Көнбатыш бистә ир-егетләреннән өмә җыя, янган нигезне чистарталар, яңасын төзү эшләренә керешәләр. Ике ай дигәндә, яңа йорт торгызалар, калган төзелеш материалларыннан сарай да ясап куялар. Фәһим хәзрәт яңа нигезгә үзе барып Коръән укый. Икенче очракта 70 яшьтән узган өлкән апа һәм аның физик мөмкинлекләре чикләнгән кызы яшәгән йортның түбәсе янып бетә, бер бүлмәгә зыян килә. Хәзрәт ике яклаучысыз хатынкызның бәласенә битараф кала алмый — акча җыеп, түбәне ясау өчен бригада яллый. Ике ай дигәндә йорт ахыргача төзекләндерелә. 

— Узганда-барганда әле дә бу йортларга карап үтәм. Исән-сау, хәвеф-хәтәрсез яшәргә насыйп булсын, дип телим, — диде мәкалә героебыз. 

Хәзрәт: «Чишмә суы өләшү — зур савап»

Ике чишмә ачуда төп инициатор ул, тагын өчне ачмакчы әле. Чишмә суын өләшү — зур савап, дип саный хәзрәт. Беренчесен ул Бәбки авылында үз нигезе янында ясый. 125 метр җирне казып барып, чишмәгә торба суза. Берүзе эшли.

— Чишмә авыл аша уза торган автомобиль юлыннан 125 метр ераклыкка кереп урнашкан. Анда бик сирәге генә керә, җәен дә барып тормыйлар, кышын кар тутыра. Шуңа юл кырыена китереп ясадым. Юлчылар чишмәнең тәмле суын алып китсеннәр, — ди Фәһим Сөләйманов. 

Су агып тора торган урынга үзе кечкенә генә беседка ясап куйган. 
Республика программасы буенча районнарда чишмәләр ачу проекты эшли башлагач, Фәһим хәзрәт якташыбыз, эшмәкәр Ильяс Гыймадовка Буада да, Көнбатыш бистәдә чишмә ачып булмасмы, дип әйтеп сала. Анысы ярдәм итәргә ризалык биргәч, мөхтәсибәт белән бергә сөйләшеп, урын сайлый башлыйлар. Су бурау буенча белгечтән сорагач, Буаның башка урыннарына караганда Көнбатыш бистәдә чишмә юлы җир өстенә якынрак булуын әйтә. Шуннан соң казу эшләре башлана. Башыннан ахырына кадәр барлык мәшәкатьләрне хәзрәт үз өстенә ала. Суны анализ ясар өчен Казанга алып бара. Андагы нәтиҗәгә карап, суны йомшарткыч, чистарткыч җиһазлар ала. Хәзер дә ул һәрдаим фильтрларны чистартып тора. 

— Әгәр дә карап тормасаң, ярты елдан чишмә эшләми башларга да мөмкин. Ярдәмчеләрем бар. Шәһәрдә бердәнбер савыт төбенә душкын утыртмый торган су анда. Бер айда 100 тоннадан күбрәк су алганнар. Ераклардан ташыйлар. Тагын шундый чишмәләр ачасы иде, — дип сөйләде хәзрәт. 

Түләүсез ашау ноктасын төзү аның хыялы була
Узган ел шәһәрдә «Кеше приюты» ноктасы ачылды. Фәһим Сөләймановның ул күптәнге хыялы була. Мохтаҗларга кайнар азык ашатучы әлеге нокталар зур шәһәрләрдә эшли башлагач, Буада да булмасмы икән, дигән тәкъдим белән чыга. Әлеге идея хуплау таба, ике ай эчендә приют сафка баса.

— Һәркөнне диярлек төрле милләт кешеләре килеп ашый, үзләре белән дә алып китүчеләр шактый. Пандемия вакытында да монда эш бара иде. Ул вакытта бергә җыелырга ярамады, мохтаҗларга ризыкны пакет белән таратып йөрдек. Кешеләргә булыша алганыма сөенеп яшим, — диде ул. 

Моннан тыш хәзрәт тормышта дөрес юлдан тайпылганнарга дини нәсыйхәт бирүче дә. Мәсәлән, элек хәмер белән мавыккан бер төркем хатын-кызларны мәчеттә укыта. Шулай ук яшәргә урыны булмаган физик мөмкинлекләре чикләнгән ир-атны да үз канаты астына сыендырган. Әле болар Фәһим хәзрәт Сөләймановның кылган яхшылыкларының без белгәннәре генә. Кем әйтмешли, авызыннан «тартып алып» сөйләткән эшләре. Белмәгәннәре дә шактыйдыр. Әмма әлеге язылганнар да аны чын ир-егет, дип атарга җитә. 

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев